Ике көн дәвамында барган пленар утырышларда 20 дән артык форум делегатлары һәм кунакларының чыгышлары тыңланды. Бигрәк тә ерак илләрдән килгән, мәсәлән, Кытай, Фин, Төркия, Кыргызстан, Башкортстан, Бурятия, Адыгея, Карелия, Оренбург өлкәләреннән килгән делегатларның чын татарча сөйләп, гореф – гадәтләрне саклап яшәүләре сөендерә.
Татарстан делегатлары чыгышларында да алып барылган эшләрендә , уй- фикерләрендә, телне, татар мөхитен саклауларына зур урын бирелгәнлеге ачык чагылды.
Форум барышында делегатлар Арча педагогия көллиятендә булдылар, аның укыту- тәрбия эшләре белән таныштылар һәм Кырлай авылындагы шагыйрь Габдулла Тукайның мемориал музеенда булдылар. Кичен делегатлар К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында “Казан” бию ансамбленең з ур чыгышын карадылар.